Яшьлек эликсиры.
Ул сарымсакны спиртта төнәтеп ясала. Аны эчкәч, буыннары шешеп, аяксыз калган кешеләр атлый башлый, кан тамырлары эшчәнлеге, эластиклык яхшыра. Шунлыктан кешеләр стенокардия, инфаркт, параличтан терелә. Шулай ук склероз үтә, күзләр яхшырак күрә башлый. Бөтен кагыйдәләрне дә үтәгәндә, организм яшәрә.
350 г сарымсак бүлемнәрен алып юып, кул белән чистартып, балчык, агач, фарфор яки пыяла савытта агач кашык белән яхшылап изәргә. Соклы өлешен
200 г алырга да, өстенә 96 градуслы 200 мл спирт (аракы яки көмешкә ярамый) коярга.
Катнашманы тыгызлап ябып, ун көнгә салкынча караңгы урынга куярга. Аннан яхшылап 3 кат марля аша сөзгәч, тагын да 3 көнгә тондырырга алып куярга кирәк.
Сарымсакның яңа уңышын алырга. Декабрьгә кадәр ясарга. Онытмагыз, сарымсак, эликсир әзерләнгән вакытта, металлга тияргә тиеш түгел. Пычак ише әйберләр кулланмаска.
Бу даруны схема буенча гына(1 тамчыдан башлап, һәр кабул иткән саен берәр тамчы арттырып, 15 тамчыга җиткерергә дә , артабан берәр тамчыга киметә барырга), ашарга 20 минут кала, тамчылап эчәргә, ашказанын кинәт бимазаламас өчен, артыннан 50 мл сөт кабып куярга.
Алга таба (11нче көннән ),көненә 3 тапкыр, шул ук вакытларда дару беткәнче, 25шәр тамчы эчәргә.
Эликсирны файдаланганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
1.Аны бары тик сөт белән генә эчегез. Ул ашказанына зыян салмаска һәм сарымсак исеннән өлешчә арынырга ярдәм итәр.
2.10 көннән соң тукталып калмаска. 25әр тамчылап әзерләнгән эликсир беткәнче эчәргә. Төнәтмә якынча 2 айга җитәр. Тик бу бик мөһим, чөнки эликсирның иң яхшы йогынтысы 5-7нче көннәрдә сизеләчәк. Йогынтыны сузарга һәм организмны шлаклардан активрак чистартырга 25 тамчы булышыр.
3.Эликсирны кабул иткәннән соң, икенче ашауга кадәр, кимендә, 2-4 сәгать үтәргә тиеш. Арада капкалап, тамак ялгап йөрү ярамый.
4.Дәвалау курсын 5 елдан соң гына кабатларга ярый.
Әгәр иренмәсәгез, бөтен организмыгызның тулаем яшәрүен, яхшырак эшләвен, хәтта хәтерегез яхшыруын сизәрсез.